Тагын бер айдан Алматаның Үзәк паркында татарларның милли бәйрәме Сабан туе узачак. Бәйрәм чараларында Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациясе катнашачак. Бу хакта бүген Кремльдә Татарстан Президентының Алмата шәһәре хәкиме Әхмәтҗан Есимов белән очрашуы вакытында да сүз булды.
Алмата делегациясенең Татарстанга эш сәфәренең төп максаты – Казанның Универсиадага әзерлек буенча тупланган тәҗрибәсе белән якыннан танышу. Билгеле булганча, Казахстанның әлеге эре шәһәре 2017 елда кышкы Универсиаданы кабул итәргә җыена. “Кышкы Универсиаданың масштаблары мондагы кадәр үк булмаячак, билгеле. Шулай да Казанда җәйге Универсиадага әзерләнү буенча тупланган тәҗрибәне өйрәнү безнең өчен бик мөһим. Халыкара студентлар спорты уеннарына әзерлек, аны уздыру, объектларны әзерләү, иминлек һ.б. мәсьәләләр буенча коллегаларыбыздан тулы мәгълүмат алып, үзебез өчен нәтиҗәләр ясадык”, - ди Әхмәтҗан Есимов.
Сүз уңаеннан, бүген көннең беренче яртысында Казахстан делегациясе әгъзаларына Универсиада авылында 2013 елгы Казан Универсиадасы презентациясе уздырылды. Моннан тыш, делегация әгъзалары IT-парк белән танышып, аларга Татарстанның икътисади-инвестиция потенциалы презентацияләнде. Кунакларга “Электрон Татарстан”, “Иннополис” иярчен шәһәре, “Смарт-сити” хакында җентекле мәгълүмат бирелде, “ГЛОНАСС+112” системасы мөмкинлекләре демонстрацияләнде. Президент белән очрашуга кадәр делегация әгъзаларын ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кабул итте. Очрашуда төрки кардәшләргә Борынгы Болгар шәһәре белән Свияжск утрау-шәһәре проектлары тәкъдим ителде.
Әхмәтҗан Есимов Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан соң журналистлар белән аралашу вакытында заманча IT-паркның аеруча гаҗәпләндерүен яшермәде. Аның раславынча, бу Татарстанның IТ- технологияләр өлкәсендә Россиядә лидер төбәк булуын тагын бер кат дәлилли. Иртәгә хәким урынбасарлары югары технологияләр өлкәсендә эшләүче әлеге парк мөмкинлекләрен тагын да җентекләбрәк өйрәнәчәк. Хәким Алматада да Казахстан Президенты Указы белән Инновация технологияләре паркы төзелүен искәртеп үтте. Ул шулай ук Татарстандагы индустриаль зоналарның эшчәнлеген үзләре өчен кызыклы дип саный. Казах дусларның үзләрендәге тәҗрибә белән уртаклашырга әзер булуын белдерде. Әхмәтҗан Есимов Татарстан Президентын тагын бер айдан Алмата Сабан туена көтеп калуларын җиткерде.
Чит илләрдә яшәүче татар диаспорасы саны буенча Казахстан икенче урында тора. Бүген биредә гомер кичерүче милләттәшләребезнең саны 220 меңнән артык. Татарлар әлеге республиканың барлык өлкәләренә сибелгән һәм сан ягыннан алтынчы урында бара. Шуңа да Казахстан шәһәрләрендә татарларның милли бәйрәме даими уздырыла. Рөстәм Миңнеханов Казахстанда Сабантуйларның бик матур итеп, зурлап уздырылуын аерым искәртте. Аның сүзләренә караганда, Сабан туе татар һәм казах халкын бер-берсенә якынайтуга өлеш кертүче чара.
Казахстан Татарстанның мөһим икътисади-сәүдә партнеры да. Рөстәм Миңнеханов бүгенге очрашуда билгеләп узганча, Россия, Беларусь һәм Казахстанның бер Таможня берлегенә керүе бизнес эшчәнлеген күпкә җиңеләйтә. Моннан тыш, Казахстан белән ике арада күптәннән килгән дустанә мөнәсәбәтләр дә уңышлы хезмәттәшлек өчен җирлек булып тора. Татарстан башлыгы ике арада уңышлы гамәлгә ашырыла торган уртак проектларны да барлап узды. Мәсәлән, Казахстанның йөк автомобильләре базарында “КАМАЗ” машиналары күптәннән зур урын алып тора, һәм бүген дә “КАМАЗ” продукциясен сатуда перспективалы базар булып кала. 2011 ел нәтиҗәләре буенча, Казахстан базары “КАМАЗ” ААҖ продукциясен сату буенча икенче урын алган. “АлАз” җәмгыяте исә Казахстан базарында җиде елдан артык эшләп килә. Шушы вакыт эчендә предприятие Казахстанны нефть, газ сәнәгате өчен 50 берәмлектән артык махсус техника, МТЗ-82.1 тракторы нигезендә 300 берәмлектән артык махсус техника белән тәэмин иткән.
“Казахстан бик динамик үсештәге ил. Ул дәүләт төзелешендә дә, бизнеска ярдәм итүдә дә яңа инновацияле алымнар эшли. Безнең өчен бу кызыклы. Казахстанга һәр сәфәр вакытында күп идеяләр белән танышабыз”, -дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Илнең төбәкләре, шул исәптән Алмата белән икътисад, төбәк белән идарә, кече һәм урта бизнес үсешенә кагылышлы мәсьәләләрдә тәҗрибә алмашу һәм туры элемтәләр урнаштыру бик мөһим, дип саный ул. “Татарстан белән Алмата базарлары мөмкинлекләре бик зур, безгә моннан файдаланырга кирәк”, - дип белдерде ул.
Президент июнь аенда Алматага Сабан туена баргач, казах дусларның бу сәфәренә якынча нәтиҗәләр ясалып, яңа бурычлар куелачагын белдерде.