«Озын һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Сәламәтлекне торгызу өчен оптималь медицина реабилитациясе» федераль проекты кысаларында 2026 елда медицина реабилитациясе буенча медицина ярдәме күрсәтүче оешмаларны медицина эшләнмәләре белән тәэмин итү буенча чаралар гамәлгә ашырыла.
2026 елга Татарстан Республикасы бюджетында әлеге максатларга 83,15 млн. сум күләмендә чаралар каралган, шуларның 60,70 млн.сумы федераль бюджеттан, ә 22,45 млн. сумы республика бюджетыннан юнәлтеләчәк.
Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына чараларны бүлеп бирү турында килешү төзелгән.