Татарстан Республикасында педагогик хезмәткәрләргә торак урын наемы бәясен түләүгә бәйле чыгымнарны каплау рәвешендә дәүләт ярдәме күрсәтү турында карар кабул ителде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2026 елның 21 мартыннан 250 санлы карары белән әлеге максатларга елына 180,0 мең сумнан артык булмаган күләмдә түләү билгеләнгән. Компенсация конкурс нигезендә 350 алучыга бирелә.
Татарстан Республикасы бюджетында әлеге максатларга 63,0 млн. сум каралган.