ТР Хөкүмәт йортында “акыллы”шәһәрләр булдыру буенча дөньядагы иң алдынгы тәҗрибәләр турында фикер алыштылар

2013 елның 17 мае, җомга
Бүген ТР Хөкүмәт йортында региональ инновация үзәкләрен булдыру һәм үстерүнең дөньядагы иң алдынгы тәҗрибәләре турында фикер алышу буенча махсус сессия булды. Бу чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, республиканың министрлык, ведомство һәм муниципаль берәмлек вәкилләре катнашты.

Сессияне ачып, Илдар Халиков, бүген республикада зур инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла, дип искәртте. Алар арасында “Иннополис” һәм “Смарт Сити Казан” аерым урын алып тора.

“2012 елда РФ җитәкчелеге ярдәме белән Казаннан 35км ераклыкта уникаль проектны гамәлгә ашыру – “Иннополис” төзелеше башланды. “Иннополис”ның мастер-планы безнең Сингапурдагы коллегаларыбыз тарафыннан эшләнде. Аның инфраструктурасы уку, эшләү һәм ял итү өчен барлык кирәкле объектларны үз эченә алачак”,- дип белдерде ТР Хөкүмәте башлыгы.

“Моннан тыш, республиканың Лаеш районында “Смарт Сити Казан” проектын гамәлгә ашыру башланды, ул Татарстан, Россия һәм Халыкара компанияләр өчен уңайлы мәйдан булырга тиеш”,- дип өстәде Илдар Халиков.

Сессиядә катнашучыларга региональ инновация үзәкләрен булдыру һәм үстерү буенча дөньядагы иң алдынгы тәҗрибәләр хакында Торонто(Канада) университетының глобаль һәм региональ инновация системалары буенча программалар директоры, профессор Дэвид Вулф, һәм шулай ук “Эрнст энд Янг” компаниясенең “акыллы” шәһәрләр үсеше үзәге башкарма директоры Уильям Хатчисон сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International