Ренат Тимерҗановка ТР буенча баш федераль инспектор вазыйфасында федераль башкарма хакимиятнең территориаль органнары эшчәнлеген координацияләү һәм РФ Президенты указлары гамәлгә куелышын контрольдә тоту, шулай ук милләтара килешүне саклау һәм дини экстремизмга каршы көрәш кебек төп мәсьәләләрне хәл итәргә туры киләчәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич белдерде.
“Ренат Тимерҗанов – тәкъдим итүгә мохтаҗ кеше түгел. Ул республикада яхшы билгеле, күпләр аның белән берничә ел дәвамында эшләде. Алтай краенда да үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтте”, - диде Михаил Бабич Ренат Тимерҗанов турында.
Тулы вәкаләтле вәкил сүзләренә караганда, Ренат Тимерҗановның яңа вазыйфасы ул узган һөнәри юлына туры килә һәм эш күләме зур булачак.
“Бу эш хокук саклауга кагылышлы түгел, ә иҗтимагый-сәяси. Сез яңа вәкаләтләрне башкарып чыга һәм хезмәттәшләр ярдәме белән барысын да хәл итә аласыз дип ышанам. Иң мөһиме, сез республикадагы вәзгыятьне беләсез һәм республика Президенты ягыннан югары дәрәҗәдәге ышанычка ия”, - диде Михаил Бабич Ренат Тимерҗановка мөрәҗәгать итеп.
Тулы вәкаләтле вәкил республика җитәкчелеген яңа Баш федераль инспекторга беренче вакытта ярдәм итүләрен сорады.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Михаил Бабичка дөрес сайлаулары өчен рәхмәт белдерде. “Ренат Тимерҗановны яхшы беләбез. Ул теләсә нинди мәсьәләне хәл итәргә сәләтле. Үз вакытында ул безнең республикада хокук тәртибен саклау өчен күп эш башкарды, иң катлаулы чорды криминал милиция җитәкчесе булды. Ул намуслы кеше һәм безнең республика белән дәүләт мәнфәгатьләрен кайгыртачак. Барыбыз да аңа ярдәм итәчәкбез”, - диде республика башлыгы.
Ренат Тимерҗанов ышаныч белдерүләре һәм кече ватанына кайту, Ватан һәм гражданнар мәнфәгатьләре өчен хезмәт кую мөмкинлеге бирелү өчен рәхмәт белдерде.
“Күңелгә һәрвакыт озын юл узган урыннар һәм кешеләр якын. Татарстанда тормыш ритмы Алтай краеннан аерылып тора һәм мин аңа күнеккән, ул миңа якынрак. Мин нәтиҗәле һәм конструктив эш алып баруга әзер”, дип тәмамлады ул сүзен.
Баш федераль инспектор постында Ренат Тимерҗанов бу вазыйфада 1,5 ел эшләгән һәм башка эшкә күчү сәбәпле, бу вазыйфадан азат ителгән Рөстәм Идрисовны алыштырды.
Белешмә өчен: Ренат Тимерҗанов 1955 нче елның 5 нче гыйнварында туган. Хезмәт юлын 1978 елның февраленнән ТАССР Октябрь районы Эчке эшләр бүлегендә балигъ булмаган балалар эшләре буенча участок инспекторы вазыйфасыннан башлаган.
1998 нче елдан - ТР буенча ЭЭМ башлыгының беренче урынбасары, ТР криминаль милиция җитәкчесе. Берничә тапкыр Төньяк Кавказга командировкалар белән барган.
2011 нче елның 26 нчы июненнән РФ ЭЭМның Алтай крае буенча Баш идарәсен җитәкләгән.