Фәнни эшләнмәләр һәм инновацияләрне гамәлгә кертү Татарстан икътисадының традицион тармакларын – нефть чыгару, нефть эшкәртү, машина төзелешен үстерү өчен мөһим шарт булып тора. Мондый фикерне бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов бүген Томск шәһәрендә INNOVUS XV форумы пленар утырышында чыгыш ясаганда әйтте. Форумда Татарстан делегациясе составына шулай ук республиканың икътисад министры Мидхәт ШаҺиәхмәтов, Татарстан Республикасы Президентының икътисад мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин да бар иде.
INNOVUS Томск форумы — Россиядә соңгы елларда инновацион үсеш һәм Россия икътисадын модернизацияләү өлкәсендә хәл итүләрне эшләү мәсьәләләре турында фикер алышу өчен иң абруйлы мәйданчыкларның берсенә әверелгән беренче инновацион форум. Үткән ундүртенче форумда 47 Россия регионнан һәм дөньяның 19 иленнән 3000нән артык вәкил катнашкан иде.
INNOVUS XV Томск инновация форумы -2013 Россия Федерациясе Хөкүмәте, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе, федераль башкарма хакимияте органнары, Россия Федерациясе Президентының Себер федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппараты вәкилләрен, Россия регионнары башлыкларын, эре компанияләрнең топ-менеджерларын, Россия һәм чит илләр экспертларын кабул итә. INNOVUS-2013 форумының төп темасы Россия икътисадының чимал тармакларында инновацияләрне гамәлгә кертү.
Пленар утырыш башында Россия Федерациясе Президентының Себер федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Виктор Толоконский Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән сәламләү текстын укыды. Россия икътисадый үсеш министры Олег Фомичев Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев исеменнән сәламләү текстын укыды. Шулай ук Россия Федерациясе Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы рәисләре исеменнән сәламләү текстлары укылды.
Пленар утырышта шулай ук "Газпром" ААҖ идарәсе рәисе председатель Алексей Миллер,"Роснано" башлыгы Анатолий Чубайс, Томск өлкәсе губернаторы Сергей Жвачкин, Ханты-Манси автономияле округы губернаторы Наталья Комарова, Красноярск крае губернаторы Лев Комаров, Стратегик инициативалар агентлыгы гендиректоры Андрей Никитин катнашты. Пленар утырышның модераторы Россия халык хуҗалыгы 1 дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мау булды. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановка чыгыш өчен сүз бирелгәч, ул республиканың нефть чыгару тармагы да, инновацияләре дә булуны билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, һәр регион үзендә булган потенциалга таянырга һәм үзе конкуренциягә сәләтле булган тармакларны үстерергә тиеш. Татарстанда республика Президенты сүзләренчә, нефть чыгару, машина төзелеше тармагы куәтле. "Безнең җитди мәгариф потенциалыбыз да бар. Безнең югары уку йортларыбыз - республиканы алга җибәрүче нигезебез", - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Татарстанда нефть 70 ел буена чыгарыла дип белдерде ул. "Һәм бүген яңа технологияләрсез, җитди фәнни-тикшеренү базасыннан гайре, нефть чыгару мөмкин түгел, - дип әйтеп үтте Татарстан Республикасы Президенты. – Татарстандагы нефтьнең яртысы яңа методлар ярдәмендә чыгарыла, без дөньядагы барлык алдынгы технологияләрне кулланабыз. Фәнебез булмаса, безгә бу мәсьәләләрне хәл итү аеруча кыен булыр иде".
Нефть чыгаруны бүгенге дәрәҗәсендә – елына 32 млн тонна итеп саклап калуны Рөстәм Миңнеханов республика икътисады приоритетларының берсе дип атады. Традицион ятмалар да эшкәртелә, әмма Татарстанда битумлы нефть чыгару технологияләре актив рәвештә эшләнә һәм гамәлгә кертелә.
Тагын бер приоритет, Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе. Татарстанның бу тармакларында шактый гына инновацион проектлар гамәлгә ашырыла. Республикада автомобиль заводлары булу автокомпонентлар үзәге булдырырга ярдәм итә, ә кече һәм урта эшкуарлык өчен махсус инновацион мәйданчыклар хәзер үк инде еллык 2 млрд доллар керем бирә.
Бер үк вакытта, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, икътисадны үстерү өчен яңа тармаклар да кирәк. Татарстан актив рәвештә "Роснано" белән эшли, Росатом белән проектлар бар. "Без үзебезнең традицион тармакларыбызны да үстерәбез һәм яңа тармаклар да эзлибез. Болар бар да безгә алга китәргә ярдәм итәрләр дип ышанам", - дип йомгак ясады Татарстан Республикасы Президенты.
Утырыш тәмамлангач, Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясенең башка әгъзалары форумның күргәзмә экспозициясендә булдылар, анда инновацион продукция үрнәкләре белән таныштылар.