Рөстәм Миңнеханов һәм Антон Силуанов мотоциклларда Свияжсктан Казанга кадәр бардылар

2013 елның 25 мае, шимбә

Бүген Казан Кремле янында тантаналы рәвештә "Кремльдан Кремльга кадәр. ЮНЕСКО бөтендөнья тарихи-мәдәни мирасын саклап калу" моторалли тәмамланды. Финишта байкерларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе финанслар министры Антон Силуанов каршыладылар. 

Мәскәүдән Казанга кадәр мотораллины BMW компаниясе оештырган. 2013 елның 23 маенда Мәскәү Кремле яннынан башланып киткән сәфәр Россиянең Алтын боҗрасы шәһәрләре Владимир һәм Түбән Новгород, шулай ук Идел буе энҗеләре - Чебоксар белән Казанны колачлаган. Раллида мототема буенча язучы атаклы журналистлар, BMW компаниясе клиентларыкатнаша һәм аларның күбесе раллида икенче ел катнашалар.  Барысы 97 кеше юлга чыккан .

Былтыр ралли Украина территориясендә узган, төп максатлары Одесса шәһәре була. Быел Универсиада алдыннан ралли Казанга юл тота.

Квест формасында узган ралли алдыннан Мәскәүнең үзәк урамнарыннан мотоцикллар парады узган. Ралли дәвамында катнашучылар төрле тарихи урыннарга кергән, Татарстанда Свияжск утрау-шәһәре сайлана.

 Казан Кремле каршындагы мәйданга раллида катнашучыларны сәламләргә дип Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ финанслар министры Антон Силуанов килде – алар икесе дә  Свияжсктан   BMW  мотоциклларында килде. 

«Бу бик әйбәт сәфәр булды. Без Свияжскта булдык, анда бик яхшы кешеләр белән таныштык, ул бик матур урын, - журналистларга Антон Силуанов канәгать булуын сөйләде . - Ә мотоцикл өстәмә энергия бирә, өстәмә драйв. Мондый хисләрне башка транспортта тоеп булмый. Очу халәте».

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мотоциклга күптәннән утырганы булмаганын сөйләде, ләкин элекке еш йөргән икән. «Мотоциклда йөрү рәхәт, әмма сак булырга кирәк – салмак кына очарга кирәк», - дип әйтте Р.Миңнеханов.

Мотораллида катнашкан Россиядә BMW-Motorrad юнәлеше җитәкчесе Владимир Чайковский казанлыларга җылы каршы алулары һәм кунакчыл булулары өчен рәхмәт белдерде. «Сездә бик әйбәт көн торышы, безнең юл буе яңгыр яуды. Һәм иң мөһиме - монда шундый матур. Безнең шәһәр матурлыгыннан һәм Свияжскта күргәннәрдән исебез китте. Без сезгә Россиядә тагын бер килерлек урын булу өчен бик рәхмәтле», - дип әйтте В.Чайковский.

 Раллида катнашучы  Олег Воронцов сәфәрнең Россиядә милли байлыклар саклануга багышланганын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, моторалли Свияжск кандидатурасын ЮНЕСКО   бөтендөнья мирасы исемлегенә кертүгә дә багышланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International