“2012 елга Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында” закон проекты тулаем кабул ителде

2013 елның 30 мае, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советының 41 нче утырышында “2012 елга Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында” закон проекты тулаем кабул ителде. Әлеге мәсьәлә буенча хисап белән ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин чыкты.

Ул хәбәр иткәнчә, 2012 елда тупланма бюджетның керем өлешенә 210,7 млрд. сум, шул исәптән 162,7 млрд. сум салым һәм салым булмаган керем кергән. Татарстан Республикасының керем өлеше узган елда 177,2 млрд. сум күләмендә үтәлгән, шул исәптән, 127,9 млрд. сумы - салым һәм салым булмаган керемнәр.

Табышка салым узган елда 59,5 млрд. сум күләмендә җыелган. Физик затларның табышына салым тупланма бюджетка 46,4 млрд. сум, Татарстан Республикасы бюджетына исә 27,3 млрд. сум күләмендә тупланган.

Акцизлар буенча - 13,7 млрд. сум, милеккә салым буенча -16,5 млрд. сум, берләштерелгән табышка салым 2,8 млрд. сум күләмендә кергән.

Татарстан Республикасы бюджетына салым булмаган керемнәр 7,8 млрд. сум күләмендә җыелган.

2012 елда кире кайтарып бирергә кирәк булмаган керемнәр республика бюджетына 49,3 млрд сум күләмендә, шул исәптән федераль бюджет һәм торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фондыннан 48,3 млрд. сум акча кергән.

Татарстан Республикасы тупланма бюджетының касса чыгымнары 2012 елда 214,3 млрд сум, республика бюджеты буенча - 182, 4 млрд. сум тәшкил иткән.
“Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы үсеше” республика максатчан программасын тормышка ашыру өчен 21,8 млрд. сум акча җибәрелгән, шуның 13,5 млрд. сумы – федераль бюджеттан.

Юл эшләре Программасы кысаларында 2012 елда барлыгы 198 км. озынлыкта машина юлы, 4 күпер салынды. 309 км. автомобиль юлы, 15 күпер, 21 су үткәрү торбасы төзәтелгән. 62 торак пунктына, 149 мәктәп маршрутына кергән юллар һәм 48 гаилә фермасына илтүче юллар тиешле хәлгә китерелгән. Универсиадага әзерләнү белән бәйле буларак, Казанда юл чишелешләре төзелгән, юллар төзекләндерелгән.

Торак-коммуналь хуҗалык буенча чыгымнар - 6,2 млрд сум, тупланма бюджет буенча исә 12,8 млрд. сум күләмендә тәшкил иткән.

“Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү” программасы кысаларында 5 меңнән артык кеше башка торакка күчерү өчен исемлеккә кертелгән. Бу максатларга 650 млн. сумнан артык акча бирелгән.

“Мәгариф” бүлегенә 27,1 млрд сум, тупланма бюджет буенча 48,6 млрд. сум акча юнәлдерелгән. Татарстан Республикасында “Киләчәк” Мәгариф үсеше стратегиясен тормышка ашыруга 2012 елда 2 млрд. сумга якын акча тотылган. Яңа балалар бакчалары һәм өстәмә төркемнәр ачу, аларны тоту өчен 618 млн. сум акча бүленгән.

“Яшьләр сәясәте” бүлеге буенча чыгымнар 1,3 млрд. сум, тупланма бюджет буенча 1,8 млрд. сум тәшкил иткән. “Мәдәният, кинематография” тармагы буенча чыгымнарга 4 млрд. сум, тупланма бюджет буенча 6,8 млрд. сум бирелгән.

2012 елда “Сәламәтлек саклау” бүлеге буенча чыгымнар Мәҗбүри медицина иминиятләштерү территориаль фонд бюджеты белән бергә - 27,5 млрд. сум, тупланма бюджет буенча 27,6 млрд. сум тәшкил иткән.

Социаль тәэмин итү учрежденияләрен финанслау белән бергә, социаль сәясәт буенча чараларны финанслауга Татарстан Республикасы бюджетыннан - 19,8 млрд. сум, тупланма бюджеттан исә 20,3 млрд. сум акча бирелгән.

“Массакүләм мәгълүмат чаралары” бүлеге буенча 2012 елда Татарстан Республикасы бюджеты чыгымнары 1,9 млрд. сум тәшкил иткән. Шул исәптән, 2013 елда Казанда Универсиада уздыру өчен чараларны тормышка ашыруга 750 млн. сум акча бүленгән.

“Дәүләт әҗәтен тоту” бүлеге буенча Татарстан Республикасы бюджеты чыгымнары 2012 елда 215 млн. сум тәшкил итте.

Узган елда 5,6 млрд сумга республиканың 21 максатчан программасы тормышка ашырылды.

“2012 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында хисапны керем өлеше буенча - 177 млрд. 192 млн. 253 мең сум, чыгым өлеше буенча 182 млрд. 433 млн. 147 мең сум күләмендә, чыгымнарның керемнәрдән 5 млрд. 240 млн. 894 мең сум күләмендә артыграк булуын расларга тәкъдим ителә”, - диде министр.

Радик Гайзатуллин ТР Дәүләт Советы депутатларының 2012 ел бюджеты үтәлешенә кагылышлы сорауларына җавап бирде.

Шулай ук әлеге мәсьәлә буенча Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Морат Гаделшин, ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International