Күчемсез милеккә салым Татарстанда әкеренләп кертеләчәк

2013 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Күчемсез милеккә салым Татарстанда әкеренләп кертеләчәк. Бу турыда Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатуллин 30 май көнне узган ТР Дәүләт Советы утырышында хәбәр итте.

Инде мәгълүм булганча, Россиядә 2014 елдан бүген гамәлдәге милеккә табыш һәм җир салымын берләштерүче физик затларның күчемсез милкенә салым кертү планлаштырыла. Ул хәзер саналганча милекнең инвентаризация бәясенә түгел, ә базар кадастр бәясенә нигезләнеп исәпләнәчәк. Нәтиҗәдә, кайбер белгечләр фикеренчә, халыкның салым йөкләмәләре хәтта өч тапкырга артырга мөмкин.

Шул ук вакытта пенсионерларга элеккечә милек түләүдән азат итү сакланырмы, әлегә билгесез. Кемгә нинди ташламалар бирү турында карарны җирде хакимият органнары кабул итәчәк. Яңа салым 2018 елга хәтле кертелергә тиеш.

Радик Гайзатуллин әйтүенчә, Татарстан Республикасы Президенты әлеге яңалыкны инде 2014 елда сынап кара өчен пилот урыннанарын билгеләгән. Бу чара Алексеевск, Буа һәм Яшел Үзән муниципаль районнарында тормышка ашырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International