Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары – Росимущество җитәкчесе Ольга Дергунова белән очрашты

2013 елның 28 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары – Дәүләт мөлкәтенә идарә буенча федераль агентлык (Росимущество) җитәкчесе Ольга Дергунова белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, Татарстан Республикасы ягыннан анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – республика мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхәтдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, Дәүләт мөлкәтенә идарә буенча федераль агентлыкның Татарстан Республикасында территориаль идарәсе җитәкчесе Елена Паткина һәм башкалар катнашты.

Яклар дәүләт мөлкәтенә идарә мәсьәләләре, шулай ук федераль мөлкәткә нәтиҗәле идарә һәм хезмәттәшлекне камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International