Татарстан Республикасы Президенты Оренбург өлкәсенә эш визиты белән китте.
Визит кысаларында Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг белән әңгәмә, Шарлык районы Мостафа авылында Муса Җәлилгә багышланган мемориаль комплекс ачу тантанасы планлаштырылган, шулай ук өлкәдәге татар диаспорасы активы белән очрашу узачак.
Для справки:
Оренбург өлкәсенең Шарлык районындагы Мостафа авылы – каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган җире.
Мостафа авылында Муса Җәлилгә багышланган мемориаль комплексны төзекләндерү Татарстан Республикасы Президенты һәм Оренбург өлкәсе губернаторы арасындагы хөкүмәтара килешүне гамәлгә ашыру кысаларында Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг йөкләмәсе буенча алып барылды.
Биредә заманча тарихи-биографик һәм этография музей комплексы барлыкка килде, аның составында Муса Җәлил музей-фатиры эшләп килә.