Бүген Татарстан Хөкүмәт йортында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ акционерларының 2012 ел эшчәнлеге буенча еллык җыелышы узды.
Холдинг генераль директоры Рафинат Яруллин хисап доклады белән чыгыш ясады. Аның мәгълүматларына караганда, узган ел 2010-2014 елларда ТР нефть, газ, химия комплексын үстерү программасын гамәлгә куюны координацияләү дәвам иткән. Аны гамәлгә ашыруда төп капиталга 235 млрд. сум инвестици үзләштерелгән. Җитештерү күләме 24 процентка, хезмәт җитештерүчәнлеге 27 процентка, өстәмә кыйммәт 52 процентка арткан.
Татарстан гомумроссия нефть продуктлары производствосында үз өлешен арттырган, мономер, полимер һәм каучук җитештерүдә лидерлык позициясен саклаган, юу чаралары, шиннар буенча әйдәп баручы позициядә, дип белдерде докладчы.
Акционерлар хисап елында җәмгыять эшен канәгатьләнерлек дип таныды.
2012 елда 867 миллион сум тәшкил иткән чиста керемне җәмгыятьне үстерүгә юнәлдерергә карар иттеләр.
“Татнефтехиминвест-холдинг”ның 22 кешедән торган яңа Директорлар советы сайланды, составында җитди үзгәрешләр юк. Анда янә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Президенты ярдәмчесе Ренат Сабиров, ТР Президентының нефть һәм нефть-газ ятмалары мәсьәләләре буенча консультанты Ренат Мөслимов, ТР Премьер-министрының нефть, газ, химия комплексы мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Алмаз Галиев, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов керде.
Республиканың “Связьинвестнефтехим” дәүләт холдингы генераль директоры Валерий Сорокин, “Алабуга” сәнәгать–җитештерү тибындагы МИЗ” генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, “Татнефть” ААҖ гендиректоры Шәфәгать Тәхаутдинов, аның беренче урынбасары Наил Маганов, “ТАИФ” ААҖ гендиректоры Альберт Шиһабетдинов, “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ гендиректоры Владимир Бусыгин, “Казаньоргсинтез” гендиректоры Фәрит Миңнегулов, “Нәфис-Косметикс” ААҖ гендиректоры Дмитрий Хәйбуллин, “Татнефтепродукт” ААҖ гендиректоры Рөстәм Сабиров, “Сетевая компания” ААҖ гендиректоры Илшат Фәрдиев, “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ гендиректоры Рафинат Яруллин, “Ак Барс” банкы идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев, “Химград” ААҖ Директорлар советы рәисе Альберт Кәримов кебек әйдәп баручы компанияләре җитәкчеләре элеккечә совет әгъзалары булып кала.
Директорлар советы рәисе итеп янә Рөстәм Миңнеханов сайланды. Холдинг генераль директоры Рафинат Яруллинның вәкаләтләре озайтылды.