Urals маркалы нефтькә бәя 5 ай өчен уртача баррель өчен 107,24 доллар тәшкил итте

2013 елның 3 июне, дүшәмбе
Urals маркалы нефтькә бәя гыйнвар-май айларында уртача баррель өчен 107,24 доллар тәшкил итте. Бу турыда РФ Финанслар министрлыгы белгече Александр Сакович котировка агентлыклары мәгълүматларына таянып РБКга хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, 2012 елның гыйнвар-май айларныда Urals маркалы нефтькә бәя баррель өчен 115,43 доллар тәшкил иткән иде. Шулай итеп, узган елның шушы ук вакыты белән чагыштырганда бәя 7,1% кимегән. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International