Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы бурычны һәм салымнарның вакытында җыелмый калган өлешен кыскарту мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимында чираттагы киңәшмә уздырды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитетлары) вәкилләре катнашты.