Татарстан - эшмәкәрлекне үстерү дәрәҗәсе буенча, шулай ук цифрлаштыру дәрәҗәсе буенча алдынгыларның берсе. Шуңа күрә республиканың беренчеләрдән булып платформага кушылуы закончалыклы булып тора.
Бу хакта МСП Корпорациясе генераль директоры Александр Исаевич Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясе кысаларында узган «Цифрлы трансформация: бизнес һәм дәүләт кайда очрый» түгәрәк өстәлендә чыгыш ясаганда хәбәр итте. Шулай ук МСП Корпорациясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте төбәктә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында килешү төзеде.