2022 елның 1 гыйнварыннан башлап, Порталның тәҗрибә эксплуатациясе форматында финанс дәүләт ярдәме чараларын күрсәтү каралган. Анда (https://promote.budget.gov.ru) федераль бюджеттан бизнеска бирелә торган субсидияләрне алучыларны сайлап алалар.
Портал федераль бюджеттан конкурс нигезендә бирелә торган барлык субсидияләр турында мәгълүматны бер урында тупларга мөмкинлек бирә һәм сайлап алу процедураларының ачыклыгын тәэмин итә.
Субсидияләр алучыларны сайлап алуда катнашу өчен Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында шәхси кабинет булу да җитә, анда субсидияләр турында мәгълүмат шулай ук өстәмә рәвештә урнаштырыла (https://www.gosuslugi.ru/subsidies).
Шул ук вакытта тәкъдим ителгән ярдәм чараларын сайлап алу, кулланучының профиленнән чыгып, адреслы рәвештә гамәлгә ашырыла (икътисадый эшчәнлек субъектының эшчәнлек төрләре). Кызыксыну булган очракта, кулланучы Порталга субсидия алучыларны сайлауда катнашуга заявка тутыру өчен турыдан-туры ЕПГУ шәхси кабинетыннан чыгарга мөмкин. Шул ук вакытта заявка кырларының шактый өлеше дәүләт мәгълүмат системаларының белешмәләре нигезендә төп теркәү мәгълүматлары белән автомат рәвештә тутырылачак, бу мөрәҗәгать итүченең сайлап алуда катнашучыга төп таләпләргә туры килүенә (мәсәлән, бюджет алдында бурыч булу яисә дисквалификацияләнгән затлар реестрында булу) башлангыч тикшерүне гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә.