2022 елда бизнеска ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан 4,53 млрд сумга кадәр күләмдә финанслау каралган

2022 елның 1 марты, сишәмбе

Агымдагы елда эшкуарлык эшчәнлеге субъектларына дәүләт ярдәме өчен 1,23 млрд сум каралган, ә  ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм ТР Гарантия фондының капитальләшүен исәпкә алып, ярдәмнең гомуми суммасы 4,5 млрд сум тәшкил итәчәк.

Финанслау нәтиҗәсендә республикада финанс ярдәме программалары гамәлгә ашырылачак, аерым алганда: ташламалы микрозаймнар һәм займнар, йөкләмәләр, процент ставкаларын түләү чыгымнарын, азык-төлек продуктларын һәм ризыкларны китерү бәясен субсидияләү, комплекслы хезмәтләр күрсәтү, кече һәм урта эшкуарлыкның экспорт юнәлешле субъектларына ярдәм итү.

Иң кирәкле чараларның берсе булып ташламалы финанслау тора, аның күз уңында максималь киң даирә эшкуарлар – социаль эшкуарлар, экспортерлар, техно- һәм сәнәгать парклары резидентлары, фермерлар, шулай ук яңа эш башлаучы эшкуарлар бар. Хәзерге вакытта Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды 8 микрофинанс программасын гамәлгә ашыра.

Финанс программаларыннан тыш Икътисад министрлыгы ведомство буйсынуындагы оешмалар белән берлектә «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты структурасында салынган һәм бизнес үсешенең 3 стадиясе – үзмәшгульләр, башлап җибәрүче һәм гамәлдәге эшмәкәрләр –буенча формалаштырылган мәгълүмати-консультация һәм белем бирү ярдәме комплексын гамәлгә ашыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International