Агымдагы елда эшкуарлык эшчәнлегенә дәүләт ярдәменә 1,23 млрд сум каралган

2022 елның 7 марты, дүшәмбе

Агымдагы елда бизнеска ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан 4,53 млрд сум акча җибәреләчәк, шул исәптән эшкуарлык эшчәнлеге субъектларына дәүләт ярдәменә 1,23 млрд сум каралган. Финанслау ярдәмендә республикада финанс ярдәме программалары гамәлгә ашырылачак, аерым алганда: ташламалы микрозаймнар һәм заемнар, поручительлекләр, процент ставкаларын түләү чыгымнарын субсидияләү, азык-төлек продуктларын һәм ризыкларны китерү бәясен билгеләү, комплекслы хезмәтләр күрсәтү, кече һәм урта эшкуарлыкның экспортка юнәлтелгән субъектларына ярдәм итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International