Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

Россия Федерациясе үсешенең милли максатларына ирешү эше ил җитәкчелеге куйган бурычлар нигезендә дәвам итәчәк. 2022 елда Татарстан Республикасында 12 илкүләм проект составына керүче 48 региональ проект гамәлгә ашырыла, аларны гамәлгә ашыруга 29,4 млрд сум тоту планлаштырыла.

 

Әлеге акча социаль әһәмияткә ия объектларны төзү һәм ремонтлауга һәм юл эшләренә, шул исәптән фельдшер-акушерлык пунктларын, табиб амбулаторияләрен һәм “Россия Федерациясе сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү” төбәк проекты буенча поликлиникаларны төзүгә һәм капиталь ремонтлауга юнәлдереләчәк.

Тулаем алганда, Татарстан Республикасында «Сәламәтлек саклау» милли проектын гамәлгә ашыруга 2022 елда 4,2 миллиард сум акча җибәрү планлаштырыла. «Мәдәният» милли проекты кысаларында зур күләмле эшләр: авыл мәдәният йортларын төзү һәм ремонтлау, Түбән Кама шәһәрендә яшь тамашачы театрын һәм Арча шәһәрендә сәнгать мәктәбен реконструкцияләү, Лаеш шәһәрендә музейга капиталь ремонт ясау, Алабуга шәһәрендә һәм Яшел Үзәндә Мәдәни үсеш үзәген төзүне төгәлләү, шулай ук җиһазлар сатып алу һәм мәдәни чаралар үткәрү планлаштырыла.

“Экология” милли проекты кысаларында экологик хәлне яхшыртуга юнәлтелгән чаралар арасында Самосырово полигонын һәм ләм кырларын рекультивацияләү, Казан шәһәрендә биологик чистарту корылмалары төзү эшләрен дәвам итүне, шулай ук 4 су объектын чистартуны билгеләп үтәргә кирәк: Лаеш районында Державин авылында буа һәм Мишә елгасы, Мамадыш шәһәрендә Нократ елгасы һәм Мамадыш районының Кама урман хуҗалыгы авылында Берсут елгасы.

Милли проектларны гамәлгә ашыру кысаларында 2022 елда каралган чараларның тулы исемлеге белән республика муниципаль районнары киселешендә Сез Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтындагы https://mert.tatarstan.ru/kartartnp.htm интерактив картада таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International