Агымдагы ел бюджетына үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә

2013 елның 19 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанс комитетында “2013 елга һәм 2014, 2015 елдагы план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында Закон проекты каралды. Комитет әгъзаларына бюджет проектын Татарстан Республикасы Финанс министры Радик Гайзатуллин тәкъдим итте.

Бюджетның керем өлешен аның агымдагы үтәлеше нәтиҗәләре буенча ачыкларга тәкъдим ителә. Татарстан Республикасы бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәре 2,6 млрд. сумга арта.
Оешмалар милкенә салым буенча бюджет керемнәре 1,3 млрд. сумга арттырыла.
Салым булмаган керемнәрнең аерым төрләре 2013 елга расланган планга карата 1,5 млрд. сумга арттырыла.
Татарстан Республикасы бюджеты керемнәре 2013 елда 142, 6 млрд сум, чыгымнары 154, 2 млрд. сум күләмендә булачак, бюджет кытлыгы 11,6 млрд. сум тәшкил итәчәк.
Керем һәм чыгымнар буенча «2013 елга, 2014 һәм 2015 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына кертелүче барлык үзгәрешләр закон проектында туры килүче статьяларда һәм кушымталарда чагылыначак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International