Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында оешмалар мөлкәтенә салым турында республика законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулысынча кабул ителде. Аны эшләү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле. Сүз «Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенә үзгәрешләр кертү турында» 2021 елның 29 ноябрендәге 382-ФЗ номерлы Федераль закон турында бара.
Хәзерге вакытта РФ Салым кодексының 380 статьясындагы 2 пункты тарафыннан оешмалар мөлкәтенә салым буенча салым ставкаларын билгеләү, салым түләүчеләр һәм мөлкәт категорияләренә бәйле рәвештә рөхсәт ителә. 2023 елның 1 гыйнварыннан салым ставкаларын күчемсез милек төренә һәм аның кадастр бәясенә карап кына дифференциацияләүне билгеләүне күздә тоткан нормалар үз көченә керә.
Җитештерелгән закон проекты, әлеге яңалыкларны исәпкә алып, аерым салым түләүчеләрнең югалтуларын киметү өчен аерым салым ташламалары бирү механизмына коррекция ясый, нәтиҗәдә бизнес өчен салым йөкләнеше үзгәрмәячәк диярлек.