Бүген Россиядә беренче «Финанс белемен арттыру: трендлар, бурычлар, перспективалар» округ форумы булды. Чараны ачып, финанслар министры урынбасары Михаил Котюков Финанс министры Антон Силуановның сәламләвен укыды.
Министр, форум, финанс белеме өлкәсендә иң яхшы төбәк тәҗрибәләрен ачыклау һәм аларны алга таба да Идел буе федераль округы һәм тулаем Россия территориясендә җәелдерү өчен, нәтиҗәле дискуссия мәйданчыгы булачак, дип ышаныч белдерде. Михаил Котюков үз чыгышында билгеләп үткәнчә, бүген финанс яктан белемле үз-үзеңне тоту күнекмәләре, шулай ук язу, санау, персональ компьютердан файдалану күнекмәләре кирәк, шуңа күрә финанс культурасын формалаштыру өчен мөмкин кадәр иртәрәк нигез салырга кирәк. Нәкъ менә шуңа күрә дә финанс белеме федераль белем бирү стандартларының бер өлешенә әйләнде, һәм инде яңа уку елыннан ук финанс белеме элементларын кайбер мәҗбүри мәктәп предметлары кысаларында укытачаклар. «Федераль үзәк һәм төбәкләр алдында торган принципиаль бурыч - 2024 елга мәгариф оешмаларында укучыларның 100%ын финанс белеме буенча программалар белән тәэмин итү», - дип билгеләп үтте Михаил Котюков.
Шул ук вакытта сүз мәктәпләрдә укучыларны колачлау турында гына түгел, мәктәпкәчә, махсус һәм югары белем бирү системасында тиешле программаларны үстерү һәм киңәйтү турында да бара.