Инициативалы бюджетлау проектларының VI Бөтенроссия конкурсы башланып китте

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

2022 елның 1 апреленнән www.budget4me.ru сайтында инициативалы бюджетлау проектларының VI Бөтенроссия конкурсы башланып китте. Конкурс 2021 елда гамәлгә ашырылган иң яхшы инициативалы бюджетлау проектларын ачыклау һәм тарату, шулай ук Россия Федерациясе территориясендә инициативалы бюджетлауны үстерүне стимуллаштыру максатларында үткәрелә.

2020 елдан башлап конкурсны «Россия Федерациясе Финанслар министрлыгының Фәнни-тикшеренү финанс институты» федераль дәүләт бюджет учреждениесе оештыра.

Конкурста җиңүчеләр дүрт номинация буенча билгеләнәчәк:

- «иҗтимагый катнашу»;

- «иҗтимагый партнерлык»;

- «иң инновацион проект»;

- «мәктәп һәм яшьләр инициативалы бюджетлау проекты».

Конкурс ике этапта узачак.

1 этап – проектлар конкурсында катнашу өчен гаризалар бирү һәм проектлар өчен тавыш бирү 2022 елның 15 июненә кадәр ачык булачак;

2 этап – budget4me.ru порталында тавыш бирү нәтиҗәләре буенча күпчелекне җыйган, конкурс критерийларына туры килә торган 25 проект арасыннан конкурс комиссиясе тарафыннан җиңүчеләрне сайлап алу.

Рәсми нәтиҗәләр 2022 елның сентябрендә ясалачак.

Конкурс үткәрү һәм анда катнашу турында өстәмә мәгълүмат НИФИ сайтында урнаштырылган: https://budget4me.ru/koncurs/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International