Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында тармаклы министрлыклар катнашында Россия Федерациясе Президентының май аендагы Карарларын тормышка ашыру максатында "юл карталары" белән расланган чараларны томышка ашыру мәсьәләре буенча киңәшмә узды.
"Юл картасы"н кабул итү бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакын арртыру өчен Татарстан Республикасы бюджеты чыгымнарының бер өлешен федераль бюджеттан кире кайтаруга дотация бирү өчен Россия Федерациясе Финанс министрлыгы белән килешүнең бер шарты. Шуны исәптә тотып узган киңәшмәләрдә 2013 елда Татарстан Республикасында фаразланган уртача хезмәт хакына җиткерү буенча чараларның тормышка ашырылуы, шулай ук күрсәткечләрне җиткерү буенча тармаклы министрлыкларның беренче яртыеллыкта эшләгән эше каралды.