Илдар Халиков Татарстан Республикасы Хөкүмәте Кубогына картинг буенча ярышларда катнашучыларны сәламләде

2013 елның 1 июне, шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәте Кубогына картинг буенча ярышлар ачылышында катнашты.

Бу чара “Форсаж” картинг-үзәгендә (Казан) узды һәм ул 1июнь – Халыкара балаларны яклау көненә туры китерелгән иде.

Әлеге ярышлар республикада 2007 нче елдан уздырыла. Ул вакытта 52 картинг йөртүче катнашкан. Быел 2 көн дәвамында (31 нче май һәм 1 нче июнь) махсус трассага 31 команда составында 149 спортчы чыга.

Ярышларда катнашучыларны сәламләп, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстанда балалар автомобиль спортына ярдәм итү буенча уңайлыклар булдырылган клублар 20дән артык районда эшли, дип искәртте.

ТР Хөкүмәт башлыгы ярышларда катнашучыларга уңышлар теләде. Һәм спортның әлеге тизлекле, эмоциональ төрендә алган күнекмәләр сезгә киләчәктә дә кирәк булачак,- диде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International