Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанга эш визиты белән килде. Уральск шәһәре аэропортында ТР Президентын Көнбатыш-Казахстан өлкәсе хәкиме Нурлан Ногаев каршы алды.
Рөстәм Миңнеханов визит кысаларында Казахстан Республикасында татарларның милли-мәдәни оешмалары вәкилләре белән очрашачак, шулай ук Сабантуй бәйрәмендә дә катнашачак. Бәйрәмдә Татарстан Президенты көрәш бәйгесендә җиңүчеләрне котлар дип планлаштырыла.