Бүген Казан шәһәрендә “Энергетика инфраструктурасына инвестицияләрне нәтиҗәле җайга салу һәм стимуллаштыру” энергетика регуляторларының G20 форматындагы “түгәрәк өстәл”е Казан Ратушасында узды.
Чарада Тарифлар буенча федераль хезмәт (ТФХ) җитәкчесе Сергеей Новиков Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, энергетика регуляторлары – G20дә катнашучы илләр (Аргентина, Бразилия, Кытай, Мексика, Көньяк Африка, Төркия, Бөекбритания, АКШ) һәм энергетиканы җайга салу ассоциацияләре вәкилләре катнашты.
Кунакларны һәм “түгәрәк өстәл”дә катнашучыларны сәламләп, ТФХ җитәкчесе Сергей Новиков билгеләп үткәнчә, чара “егермелек” чараларының формаль кысаларыннан башка, оutreach форматында уза, әмма бу эксперт эш “егермелек” форматында рәсми эшләүче белгечләр һәм энергетика регуляторлары – G20дә катнашучы илләр өчен файдалы булыр дип күз алдына китерелә.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, үз чиратында, “түгәрәк өстәл”дә катнашучыларга республикада күркәм очрашулар һәм файдалы эш алып баруны теләде.
“Безгә карата Казанда шундый җитди чараны уздыру һәм “егермелекнең” шундый мәртәбәле кунакларын – энергетика регуляторлары – G20дә катнашучы илләрне, шулай ук күренекле халыкара оешмаларны кабул итү бик зур хөрмәт, - диде, аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов . – “Егермелек төркеме” делегатларының Россия Федерациясенең G20дә вәкиллеге кысаларында федерациянең күп кенә субъектлары белән, шул исәптән Татарстан Республикасы белән танышырга мөмкинлекләре бар. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген G20 бөтендөнья икътисадын тотрыкландыруда мөһим роль уйный, икътисадый буталчык заманында башкалар өчен үрнәк һәм узаман оешма буларак, абруй казанды. “Хәзер бернинди дә локаль казанышлар төп икътисадый һәм финанс проблемалары буенча партнерлыктан башка хәл ителми, – дип саный Татарстан Президенты. – Ышанам ки, безнең уртак эшчәнлегебез бөтендөнья дәрәҗәсендә тотрыклы һәм ышанычлы үсеш өчен нәтиҗәле җайга салу чараларын эшләргә ярдәм итәр”.
Энергиянең нәтиҗәлелегенә килгәндә исә, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу тема республика өчен төп темаларның берсе. Ул искә төшергәнчә, 2000 елдан башлап ҖРПның энергия сыйдырышлылыгы күрсәткече 42%ка кимеде, һәм Татарстан шул темпларны саклап алырга тырыша.
Исегезгә төшерәбез, “түгәрәк өстәл” кысаларында энергетика инфраструктурасына инвестицияләрне нәтиҗәле җайга салу һәм стимуллаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышу планлаштырыла, аңа энергетика инфраструктурасына инвестицияләрне стимуллаштыру һәм милли планнарга структур икътисадый реформаларны тотрыклы үстерү өчен энергетика базарларын нәтиҗәле җайга салуның төп принциплары керә. Әлеге эш “Егермелек төркемендә” Россия Федерациясе вәкиллегенең өстенлекле темаларыннан берсе кысаларында алып барыла, ул да булса – “Глобаль энергетика базарларын тотрыклыүстерү” анда “Энергетика инфраструктурасын үстерү максатларында акыл белеп җайга салу” ярдәмче темасы аерым бүленгән.