Рөстәм Миңнеханов “Шишеджам” компаниясе вәкилләре белән “Алабуга” МИЗ территориясендә проектларны киләчәктә үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты

2013 елның 3 июне, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Шишеджам” компаниясе (Төркия Республикасы) җитәкчелеге вәкилләре белән компаниянең проектларын киләчәктә “Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “Алабуга” МИЗ ППТ” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Татарстан Республикасы делегациясе 2013 елның 1 июнендә визит белән Төркия Республикасының Искешәһәрендә булган иде, анда мәдәни чаралар уздырылды, эшлекле даирәләрнең очрашулары булды, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестицион потенциалы тәкъдир ителде.

Рөстәм Миңнеханов быел көз “Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә МИЗ резидентлары – Төркия компанияләренең проектлары эшләп китәчәк дип ышаныч белдерде. Моннан тыш, ул Төркия Премьер-министры Таип Эрдоган әфәнденең шушы Төркия компанияләрен ачу тантанасында катнашу мөмкинлеге буенча фикер алышырга тәкъдим итте.

Бүгенге очрашу барышында Татарстан Республикасы Президенты “Шишеджам” компаниясе вәкилләре белән проектларны киләчәктә үстерергә ярдәм итәрлек кайбер эш мәсьәләләре буенча фикер алышты. Аерым алганда, бу – яңа җитештерүдә суд участоклары белән тәэмин итү, “Шишеджам” компаниясе хезмәткәрләренә Алабугада арендага фатирлар бирү, Төркия белгечләре өчен виза мәсьәләсен хәл итү проблемалары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International