Бүген Түбән Камада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов җитәкчелегендә Кама инновацион территориаль-җитештерү кластерының һәм “Алабуга” МИЗ янындагы тимер юл инфрастуктурасының тимер юл транспорты инфраструктурасын үстерү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырылды. “Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ базасында узган киңәшмәдә шулай ук “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы – Куйбышев тимер юлы башлыгы Сергей Соложенкин да катнашты.
Киңәшмә барышында Кама инновацион территориаль-җитештерү кластерының тимер юл инфрастуктурасының үткәрүчәнлек сәләтен арттыру проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре, киләчәктә проектта катнашучыларның уртак гамәлләре һәм мөмкин булган хезмәттәшлек схемалары каралды. Киңәшмәдә катнашучылар 2020 елга кадәр Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры һәм “Алабуга” МИЗ сәнәгать предприятиеләренең үсеш перспективалары, Кама инновацион территориаль-җитештерү кластерының һәм Куйбышев тимер юлының йөкләр җибәрүчеләренең үзара хезмәттәшлеге мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.
Кама инновацион территориаль-җитештерү кластерына 5 район керә, шул исәптән Түбә Кама шәһәр оештыручы предприятиеләре дә. 2012 елда әлеге кластер Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев раслаган алдынгы инновацион территориаль кластерлар исемлегенә керде.
Кластер специальләшүе – нефт-газ эшкәртү, нефть химиясе һәм автомобиль төзү. 2012 ел нәтиҗәләре буенча кластерда сәнәгать җитештерүнең күләме 665,8 млрд. сум тәшкил итте. Биредә Россиянең 40% синтетик каучугы җитештерелә, һәр өченче Россия авыр йөк машинасы һәм һәр өченче шина. Кластерда көчле инновацион потенциал җыелган, бу әлеге территорияне Татарстан Республикасының үсеш ноктасы итеп кенә түгел, ә гомумән Россия Федерациясенеке дә дип билгели. Кластерның төп инвестицион проектлары уникаль һәм өстәмә бәя дәрәҗәсен булдыруның югары дәрәҗәсе белән аерылып тора.