агымдагы елның икенче һәм өченче кварталларында иминият кертемнәрен түләү буенча кичектерү кертелә

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча, агымдагы елның икенче һәм өченче кварталларында Россиянең 2,8 млн компаниясе өчен иминият кертемнәрен түләү буенча 12 айга кичектерү кертелә. Кичектерү бирүнең гомуми күләме 1,6 трлн сум тәшкил итәчәк, Татарстанда оешмалар һәм эшкуарларга ярдәм күләме 38,9 млрд сум тәшкил итәчәк.

РФ Хөкүмәтенең 29 апрельдәге 776 нчы карары белән Иминият кертемнәрен түләү буенча 12 айга кичектерү бирелә торган икътисади эшчәнлек төрләре исемлеге расланды.

Татарстан Республикасында кичектерүдән түбәндәгеләр файдалана алачак:

- 2022 елның II кварталы өчен –70 тән артык эшчәнлек юнәлеше буенча оешмалар һәм эшкуарлар – болар республиканың 155 мең предприятиесе, бирелгән кичектерүнең гомуми күләме 22,5 млрд сум тәшкил итәчәк; 

- 2022 елның III кварталы өчен –30 дан артык эшчәнлек юнәлеше буенча оешмалар һәм эшкуарлар – болар республиканың 61 мең предприятиесе һәм 16,4 млрд сум.

Асылда, бу предприятиеләргә исәпләнгән иминият кертемнәренә процентсыз кредит бирү дигән сүз. Янга калган акчаларны предприятиеләр җитештерү процессларын, логистик чылбырларны яңадан көйләүгә һәм өзлексез эшчәнлекне тәэмин итү өчен кирәкле башка чыгымнарга юнәлдерә алачак.

Кичектерү алу өчен, эшкуарлардан Федераль салым хезмәтенә язмача гариза бирү яки шәхсән мөрәҗәгать итү таләп ителми. Түләүләрне кичектерү салым хезмәте тарафыннан автомат рәвештә башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International