“Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә җитештерү урнаштыру мөмкинлеге турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм АВВ Директорлар советы рәисе Хубертус фон Грюнберг җитәкчелегендә АВВ компаниясе җитәкчелеге фикер алышты.
Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы (“Ленэкспо” комплексы, Санкт-Петербург) кысаларында узды.
ABB – электротехника, энергетика машиналары төзелеше һәм мәгълүмат технологияләре өлкәсендә специальләшүче Швеция-Швейцария компаниясе.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстанны “Алабуга” МИЗның киләчәктә җитди үсеше кызыксындыра. Махсус икътисадый зона территориясендә 36 резидент компания теркәлгән, шуларның алтысы үз җитештерүен ачты, ел азагына кадәр монда тагын дүрт җитештерү мәйданчыгы эшләтеп җибәреләчәк.
Резидент компанияләр өчен махсус икътисадый зонаның өстенлекләре турында “Алабуга” МИЗ СПТ” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев җентекләп сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, АВВ компаниясе Россия Федерациясе территориясендә җитештерү урнаштыру мөмкинлеген карый, булган мәйданчыкларны һәм аларга инвестицияләр кертүнең максатчанлыгын бәяли.