Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Казан (Идел буе) федераль университетының В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясенең планетариен ачу тантанасында катнашты .
Планетарий В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе территориясендә урнашкан, обсерваториянең гомуми мәйданы 15 га тирәсе. Монда соңрак астропарк – фәнни-мәгариф һәм белем алу-күңел ачу объекты төзү карала.
Исегезгә төшерәбез, планетарийның һәм киләчәк астропаркның беренче нигез ташы ике ел элек, 2011 елның 22 августында салынган иде.
Бүгенге тантанада чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу объект КФУның масштаблы планнарын гамәлгә ашыруда тагын бер адым булды. Аның сүзләренчә - уникаль адым, чөнки обсерваториянең җитди фәнни базасы, югары квалифицияле белгечләре бар. Кызганычка каршы мин монда берече мәртәбә ике ел кенә булдым, кешеләр ничек эшләгәнне күрдем, диде Рөстәм Миңнеханов, без бу юнәлешне үстерергә тиеш.
Ул шулай ук тантанада катнашучы Россия финанс министры урынбасары Алексей Лавровны тәкъдим итте, ул КФУның В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе территориясендә туган икән.
Планетарийны ачу – халыкка фәнни гыйлемнәрне пропагандалауда, фәннең һәм галимнәр эшчәнлегенең дәрәҗәсен арттыруда яңа сыйфатлы адым.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт белдерүен “Глобал Софт” ҖЧҖ генераль директоры И.Хәйруллинга тапшырды – КФУның В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясенең планетариен заманча фәнни җайланмалар белән тәэмин итүгә керткән өлеше өчен.
Үз чиратында, Россия финанс министры урынбасары, КФУ Попечительләр советы әгъзасы Алексей Лавров хәбәр иткәнчә, дөняда 5 меңнән артык планетарий бар, Россиядә 32 иде, ә хәзер 33 булды. Әмма КФУның В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясенең планетарие чыннан да иң яхшыларның берсе. Ул шулай ук Россия финанс министрының беренче урынбасары Татьяна Нестеренконың котлау телеграммасын укыды.
КФУ ректоры Илшат Гафуров хәбәр иткәнчә, Казанда планетарий –университет составында эшләүче беренче һәм бердәнбер. Аны проектлау өчен белгечләр дөньяның 9 иленнән 22 планетарий тәҗрибәсен өйрәнделәр. Ректор “Ак Барс Банк" ААҖгә (проект инвесторларының берсе), “Ак Барс Строй” ҖЧҖкә (генераль подрядчик), шулай ук Татарстан Республикасы җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.