2022 елда Хөкүмәт МИЗны җайга салуны камилләштерә

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

"2022 елда Хөкүмәт МИЗны җайга салуны камилләштерә. МИЗны төзү, киңәйтү һәм бетерү тәртибе төгәлләштерелә, резидент статусын алу процедураларын гадиләштерәбез. Резидентлар белән килешүләр төзү срогы 40 тан 15 эш көненә кадәр кимиячәк. Чит ил инвесторлары, шул исәптән Ислам дәүләтләреннән - Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Әзербайҗан, Иран, Үзбәкстан, Казахстан, Төрекмәнстан белән хезмәттәшлекне дәвам итәбез. Чит ил инвесторлары катнашында җиде махсус икътисадый зона территориясендә 14 резидент эшли. «Алабуга» МИЗ Татарстан Республикасында алар рәтендә», - дип билгеләп үтте Россия Икътисадый үсеш министры Максим Решетников Татарстан Республикасының «Иннополис» МИЗна эш визиты барышында.

Татарстан Республикасында «Иннополис» һәм «Алабуга» ике махсус икътисадый зонасы уңышлы эшләп килә һәм алар Россия Икътисадый үсеш министрлыгы ел саен уздыра торган МИЗның нәтиҗәлелеген һәм Россиянең махсус икътисадый зоналарының инвестицион җәлеп итүчәнлеген бәяләү йомгаклары буенча лидерларга керәләр.

Уңышлы эшләве вакытында махсус икътисадый зоналар республика икътисадына зур өлеш кертте: 213,2 млрд. сум шәхси инвестицияләр җәлеп ителде, 15 680 эш урыны булдырылды, 770,5 млрд. сум табыш тупланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International