13 майга федераль һәм республика ярдәм чараларына 48,8 млрд сумлык 4 мең 825 гариза бирелгән

2022 елның 14 мае, шимбә

13 майга федераль һәм республика ярдәм чараларына 48,8 млрд сумлык 4 мең 825 гариза бирелгән. 25,3 млрд сумлык 2 мең 328 гариза алынган. 

10 марттан бизнесны тикшерүгә мораторий кертелде. 2 ай эчендә республика эшмәкәрләрен тикшерүләр саны агымдагы елның гыйнвар-февраль айларына карата 11 мәртәбә кимеде. Татарстанда мораторийны бозуга карата шикаять булмады.

Товар запаслары буенча республиканың азык-төлек базарындагы вәзгыять тотрыклы. Сәүдә челтәрләрендә һәм бүлү үзәкләрендә төп товарлар күләме халыкның ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен җитәрлек. Республика халкын азык-төлек белән тәэмин итү Оператив штаб эш төркеменең даими контролендә тора. Бу хакта Татарстан вице-премьеры икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Эшләүче халыкның 40 %ка якыны кече һәм урта бизнес предприятиеләрендә эшли. 2022 елның 1 маена Татарстанда Федераль салым хезмәте реестрында 165 меңнән артык кече һәм урта эшкуарлык субъекты исәпләнә. Ел башына үсеш темпы 103,4% тәшкил итә. Хәзерге вәзгыятьтә үсеш темпларын саклап калу, кече һәм урта эшкуарлыкны санкцион басым шартларына яраклаштыруны тәэмин итү бурычы тора.

Сәнәгать өлкәсеннән предприятиеләргә ярдәм итүнең кризиска каршы инструментларының берсе - муниципаль районнарда сәнәгать парклары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру концепциясе кысаларында кабул ителгән чаралар комплексы. Алар үз эченә салым преференцияләрен һәм ярдәмнең финанс чараларын ала. Бүгенге көндә 54 аккредитацияләнгән сәнәгать паркы территориясендә 70% тан да ким булмаган тулы эшчәнлек алып баручы предприятиеләргә адреслы ярдәм күрсәтелә. Ел башыннан бу сәнәгать паркларына 19 яңа резидент җәлеп ителде, 300 дән артык яңа эш урыны булдырылды. Сату һәм импортны алыштыру мәсьәләләрен хәл итү буенча республика маркетинг үзәге үз мөмкинлекләрен бирә. Бер атна алдан сатып алына торган продукция исемлеге 150 позициягә тулыландырылды, алмаштыру буенча тәкъдимнәр 500 позициягә тулыланды.

Федераль дәрәҗәдәге система барлыкка китерүче оешмаларның ярдәм чараларында катнашуын мониторинглау һәм тикшереп тору дәвам итә. Бер атнада 2 сәнәгать һәм АПК оешмасы 10,8 млрд сумлык ташламалы кредитларга гариза биргән. Алданрак хупланган гаризалар буенча бер атнада 3,9 млрд сум бирелгән. Хәзерге вакытта ИТ-тармакның, транспорт һәм ягулык-энергетика комплексларының система барлыкка китерүче оешмаларын ташламалы кредитлау программаларын гамәлгә ашыру өчен кредит оешмаларын сайлап алу бара. Шулай ук иминият кертемнәрен түләү буенча 12 айга кичектерү күрсәтелә торган ярдәм чарасы да күрсәтелә. Татарстанда 150 мең предприятие һәм оешма, шул исәптән 80 мең шәхси эшкуар, 38,9 млрд сумлык кичектергесез файдаланырга мөмкин. Ярдәм чараларын алучыларның 20%ы Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә теркәлгән. Эшчәнлек төрләре буенча оешмаларның күпчелеге төзелеш министрлыгына, транспорт министрлыгына һәм сәнәгать министрлыгына беркетелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International