Татарстанда балалы гаиләләр 271,8 млн сумлык яңа түләүләр алды

2022 елның 14 мае, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә гражданнарга ярдәм итүнең яңа чараларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, 11 майдан аз керемле гаиләләргә 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык яңа пособие түләү башланды. 13 майга Татарстанда мохтаҗларга 271,8 млн сум акча күчерелгән. Шуларның 40%ы республика бюджетыннан, 60%ы федераль бюджеттан бүленгән.

Рөстәм Миңнеханов халык арасында аңлату эшләре алып барырга, шулай ук килгән барлык гаризаларны оператив тикшерүне һәм гаиләләргә акча күчерүне тәэмин итәргә кушты.  Элегрәк РПФның ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр иткәнчә, яңа түләүне 79 мең 380 Татарстан гаиләсе алачак. Түләү алуга гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы, МФЦ яки Россия Пенсия фондының клиент үзәкләре аша бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International