Россия Финанс министрлыгы «Халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында» Федераль законның 11.1 статьясына үзгәреш кертү хакында» федераль закон проектын эшләде һәм РФ Хөкүмәтенә кертте. Закон проекты төбәкләрнең гадәттән тыш хәлләрдән торакны иминләштерү программасын эшләү һәм раслау бурычын, Россия Федерациясе субъектлары бюджеты турында законнар кабул ителгән көннән алып утыз календарь көннән дә соңга калмыйча, яисә аны эшләүдән баш тарту турында карар кабул итү бурычын билгели. Әгәр төбәк программаны эшләүдән баш тарту турында карар кабул итсә, ул бу хакта Россия Финанс министрлыгына хәбәр итәргә тиеш, мондый карарны кабул итүнең нигезләмәсен тәкъдим итәргә тиеш.
Программаларны гамәлгә ашыру гражданнарга үзләренең милек мәнфәгатьләрен яклауның һәркем файдалана алырлык механизмын кулланырга мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, инициатива Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнарының мондый программаларны эшләү һәм раслау белән кызыксынуын арттырачак.