Илдар Халиков Fitch Ratings халыкара рейтинг агентлыгы вәкилләре белән очрашты

2013 елның 25 июне, сишәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков халыкара Fitch Ratings рейтинг агентлыгы вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин катнашты.

Ике яктан да катнашучылар республиканың 2013 елгы җәйге Универсиадага әзерлеге, Татарстан башкаласының Бөтендөнья студентлар спорт уеннарына төзелгән юл хуҗалыгы һәм спорт инфраструктурасының торышы хакында фикер алыштылар.

Илдар Халиков һәм Fitch Ratings агентлыгы вәкилләре шулай ук республиканың киләчәктә икътисадый үсеше, финанслар белән сыйфатлы идарә итү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.


Мәгълүмат өчен:
Fitch Ratings – халыкара рейтинг агенлыгы, аның максаты дөнья кредит базарына бәйсез һәм перспективага юнәлгән кредитка сәләтлелеккә бәя һәм аналитик тикшеренүләр тәкъдим итү. Хезмәткәрләре бик зур һәм югары дәрәҗәдә аналитик тәҗрибәгә ия һәм җирле базарларның үзенчәлеген белә, 150 дән артык дәүләтнең капитал базары буенча анализ уздыра. Нью-Йорк һәм Лондонда ике штаб-квартирасы, бөтен дөнья буйлап 50 офисы бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International