РФ Хөкүмәте Рәисе «Капитал салу» дәүләт мәгълүмат системасы (ГИС) турында нигезләмәне раслады. Аны эшләтеп җибәрү капитал салуларны яклау һәм бүләкләү турында килешүләр төзүне тизләтәчәк, шулай ук аларга ярдәмне гадиләштерәчәк.
Системаны эшләү берничә этапта узачак. 1 июньнән сынау эшләре башланачак. Инде капитал салуларны яклау һәм бүләкләү турындагы килешүләргә электрон формада имза салу өчен база функционалы тәэмин ителгән. Бу имза салуны гына гадиләштереп калмыйча, коммерция серләре сакланышын да арттырачак.
Алга таба яңа дәүләт мәгълүмат системасын төп мәгълүмат системалары белән тоташтырачаклар. «Капитал салулар» базасында килешүләрне тормышка ашыру, инвесторларга чыгымнарны кайтару һәм салым тотып калынган акчаларны бирү мониторингы оештырылачак.
Яңа мәгълүмат системасын Федераль салым хезмәте эшли. Функциональ заказчы – Икътисади үсеш министрлыгы. Киләчәктә дәүләт мәгълүмат системасы яңа инвестиция проектларына шәхси капитал җәлеп итү өчен бердәм карар, бизнес өчен дәүләт ярдәме чаралары навигаторы булырга тиеш.
Эре инвестпроектларны гамәлгә ашыру шартларының үзгәрмәвен гарантияли торган Капитал салуларны яклау һәм бүләкләү турында килешү механизмы бизнес өчен 2020 елның көзеннән эшли. Бу инструментка Хөкүмәт тарафыннан планлаштырылган инвестиция циклын яңадан башлап җибәрүдә төп роль бирелә.