Кайбер салымнар буенча ташламалы ставкаларның гамәлдә булуы озайтыла торган закон проекты каралды

2022 елның 7 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты һәм эксперт советының уртак утырышында кайбер салымнар буенча ташламалы ставкаларның гамәлдә булуын озайтучы закон проекты каралды.  

Оешмалар мөлкәтенә салым турында республика Законының 5 статьясына һәм салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында законның 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта әзерләнде.

Закон проекты тарафыннан мөлкәткә салымнан бакчачылык ширкәтләрен (гомуми файдаланудагы мөлкәткә карата), шулай ук сәламәтлек саклау, физик культура һәм спорт ихтыяҗлары өчен кулланыла торган социаль-мәдәни өлкә объектларына карата оешмаларны азат итүне озайту тәкъдим ителә.

Моннан тыш, салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча ташламалы салым ставкалары озайтыла, аларда керемнең кимендә 70%ын эшкәртү җитештерүеннән, электр энергиясен, газ һәм суны бүлүдән алынган акчалар тәшкил итә. Мондый предприятиеләр өчен салым ставкасы 5% тәшкил итәчәк. Башкалар өчен - 10%. Салым ставкалары 2024 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак. Эшләнгән закон проекты Дәүләт Советының якындагы утырышында каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International