2021 елда Татарстан Республикасы кече бизнесы дәүләттән 3,2 млрд сум күләмендә ярдәм алды

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

2021 елда Татарстанның 1769 кече һәм урта эшкуарлык субъекты 3,2 млрд сумлык ярдәм алды. Акчалар «Кече һәм урта эшкуарлык» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында грантлар, субсидияләр һәм поручительлекләр рәвешендә бирелде.

Узган ел авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче эшкуарлар 344,9 млн сумлык грантлар һәм субсидияләр рәвешендә ярдәм алды. «Агростартап» конкурсы нәтиҗәләре буенча һәм кулланучылар кооперативларына ярдәм итүгә 60 фермер һәм 41 кооператив ярдәм алды.

Моннан тыш, 2021 елда 17 732 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты 168,3 млн сумлык мәгълүмати-консультация ярдәме алды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан эшкуарлары өч юнәлеш буенча ярдәм ала алалар: 

  • үзмәшгульләргә ярдәм итү,
  • эш башлаучы эшкуарларга ярдәм итү,
  • гамәлдәге эшкуарларны үстерү.

Ярдәм чараларын алу өчен түбәндәгечә мөрәҗәгать итәргә мөмкин:

  • Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондына: Казан, Петербург ур., 28 адресы буенча;
  • фондның иҗтимагый вәкилләренә (контактлы мәгълүмат белән fpprt.ru сайтында «Минем бизнес» бүлегендә танышырга мөмкин ) һәм кайнар линия телефоны аша: 8 (843) 524-90-90;
  • ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кайнар линия номеры буенча: 8 (800) 444-16-70.

Илкүләм проектлар ил территориясендә РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән тормышка ашырыла.

Тулырак инфографикада: https://mert.tatarstan.ru/pressa/video.htm/video/8186239.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International