Бүген Самарада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич округ Советында муниципалитетлар проблемаларын анализлау һәм мониторинглау буенча зур эшкә йомгак ясады. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов та катнашты. Шулай ук округ Советы утырышында җирле үзидарә мәсьәләләре белән шөгыльләнүче Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары, Россия Федерациясе сенаторлары, федераль министрлыклар вәкилләре, Идел буе федераль округы губернаторлары һәм шәһәрләре башлыклары, җирле үзидарә өлкәсендә бөтенроссия округ иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре катнашты.
Утырышны ачып, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич билгеләп үткәнчә, әлеге тема советта берничә мәртәбә күтәрелде. "Җирле үзидарә халыкка иң якын нәрсә. Җирле үзидарә органнарының ничек эшләве кешеләргә бәйле", - дип ассызыклады ул.
Тулы вәкаләтле вәкил билгеләп үткәнчә, җирле үзидарә органнары эше что ФЗ-131 Федераль Законы белән җайга салына, аны гамәлгә ашыру берничә проблеманы ачты. Аерым алганда, бу – ресурслар базасының җитәрлек булмавы, муниципаль берәмлекләрнең бюджет белән аз тәэмин ителеше, контроль ясаучы органнарның күп санлы тикшерүләре, хезмәт хакының түбән булуы.
Михаил Бабич әлеге мәсьәләләрне хәл итер өчен округта җирле үзидарә буенча консультатив совет булдырылганы турында өстәде. "Безнең эшчәнлек нәтиҗәсендә 240 федераль башкарма һәм закон чыгару хакимияте органнарына тәкъдимнәр әзерләнгән. Аларның күбесе коммуналь инфраструктура, ТКХ өлкәсе, финанс тәэмин ителешнең дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләләренә бәйле", - дип ассызыклады М.Бабич.
Муниципалитетларның финанс тәэмин ителеш мәсьәләсе дәүләт вәкаләтләрен урыннарга биргән вакытта бигрәк тә кискен баса. М.Бабич хәбәр иткәнчә, Дәүләт думасына җирле үзидарә органнарын үстерү буенча тәкъдимнәр бирелгән, аларның берничә өлеше кабул ителгән норматив актларда чагылыш та тапкан. Полпред советның әлеге утырыш барышында кабул ителәчәк карарлар җирле үзидарәне реформалаштыруга нигез булачак дип ышана.
Самара өлкәсе губернаторы Николай Меркушин "Идел буе федераль округы регионнарында җирле үзидарә үсеше турында" исемле төп доклад белән чыгыш ясады. Ул хәзерге вакытта округ регионнарында вәкаләтләрне урыннардан районнарга күчерү тәҗрибәсе бар дип ассызыклады. "Районнар дәрәҗәсенә вәкаләтләрне күчерүнең төп сәбәбе авыл җирлекләренең түбән дәрәҗәдәге бюджет тәэмин ителеше, материаль нигез булмау һәм, иң мөһиме, квалификацияле кадрлар булмау", - дип ассызыклады Николай Меркушкин.