Бүген Әлмәттә “Татнефть” ААҖнең еллык җыелышы узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Компаниянең 2012 нче елдагы эшчәнлеге турында хисап доклады белән аның генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов чыгыш ясады. “2012 нче ел эшчәнлекнең барлык юнәлешләре буенча сыйфатлы үсеш этабы булды”, - дип ышандырды генераль директор. 26 млн. 307 мең т нефть чыгарылган, соңгы 20 елда әлеге күрсәткечнең максималь дәрәҗәсенә ирешелгән.
Барлык нефтьнең якынча 45 проценты заманча ысуллар куллану хисабына алынган. Бүлендек һәм бәйле компанияләр хисап елында 302 мең т нефть чыгарган. “Миллер энд Ленц” халыкара бәйсез консалтинг фирмасы бәяләве буенча, 2013 нче ел башына “Татнефть” ААҖнең расланган эшкәртелә, эшкәртелми торган һәм борауланмаган запаслары 869,2 млн. т нефть булган. Хисап елында Самара өлкәсендә 2 яңа нефть чыгару урыны ачылган.
2012 нче елда “Татнефть” ААҖнең сатудан кергән кереме 344 млрд. сум тәшкил иткән (өстәлгән бәягә салымсыз һәм экспорт җыемыннан башка), бу – 2011 нче ел күрсәткеченнән 8,1 процентка күбрәк. Сатуларның үзкыйммәте 207,4 млрд. сум булган, бу - үткән ел дәрәҗәсеннән 4,6 процентка артыграк.
Компаниянең чиста табышы 66,7 млрд. сум тәшкил иткән, аның ярдәмендә компаниянең финанс тотрыклылыгы күрсәткечләре ныгыган.
Хисап елында “Татнефть” ААҖ вакытында барлык дәрәҗә бюджетларга һәм бюджеттан тыш фондларга түләүләрне тәэмин иткән. Салынган салымнар, шул исәптән, экспорт җыемнары, һәм бюджетның барлык дәрәҗәләренә түләүләр күләме 312 млрд. сум булган.
Компаниянең тупланган финанс потенциалы зур инвестицион проектларны тормышка ашыруны дәвам итәргә мөмкинлек бирә. 2012 нче елда “Татнефть” ААҖ инвестицияләренең гомуми суммасы 63,6 млрд. сум булган.
Нефть һәм газ чыгару секторы үсеше, аңа 30,7 млрд. сум инвестицияләнгән, һәм “ТАНЕКО” (27,7 млрд.сум) төзелеше өстенлекле юнәлеш булып тора.
2012 нче ел “Татнефть”нең тулы куәт белән нефть эшкәртә торган компания статусында эшләгән беренче елы булган. “ТАНЕКО” ААҖдә 7 млн. т нефть эшкәртелгән, эшкәртү тирәнлеге 73,7 процентка җиткән, бу – Россиянең уртача дәрәҗәсеннән югарырак.
Компания, Россиядә шиннар тармагы лидеры буларак, үзенең нефть химиясе комплексын үстерүне дәвам итә. 2012 нче елда шиннар производствосы күләме 13 млн. данә булган, дип хәбәр итте “Татнефть” ААҖ башлыгы.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” ААҖ акционерлары җыелышында чыгыш ясаганда, хисап елының республика өчен гади булмаганлыгын билгеләп үтте. Шул ук вакытта төп тармакларның, аеруча, нефть чыгару, нефть эшкәртү һәм нефть химиясенең тотрыклы эшчәнлеге ярдәмендә ел нәтиҗәләре уңышлы булган.
Тулай төбәк продукты 5,5 процентка арткан һәм 1 трлн. 415 млрд. сум булган. Бу күрсәткечне 2016 нчы елга 2 трлн.сумга кадәр арттыру бурычы куелган. Сәнәгать производствосы 7 процентка, нефть продуктлары производствосы 26 проценка арткан. 2012 нче елда ТРда “ТАНЕКО” комплексын сафка бастыру белән 14 млн. т артык нефть эшкәртелгән. Республика әлеге күрсәткеч буенча илнең алтынчы төбәге булган.
2012 нче елда бюджетның социаль билгеләнеше турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов, 2011 нче ел белән чагыштырганда, беренче чираттагы һәм социаль әһәмиятле чыгымнар 6 процентка арткан һәм якынча 76 процент булган, дип хәбәр итте. Бу, беренче чиратта, нефть сәнәгатенең хезмәте: хисап елында “Татнефть” консолидацияләнгән бюджетка 22 млрд. сумнан артык күчергән, керемгә салым буенча түләүләр 3,5 млрд. сумга арткан һәм 19,1 млрд. сум булган.
ТР Президенты “Татнефть” ААҖнең 26 млн. 5 мең т нефть чыгаруын искәртеп, 1992 нче елдан алып, республика буенча максималь күләмдә - 32 млн. 700 мең т нефть чыгарылган, дип ассызыклады. Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, нефть чыгару ТР икътисадының нигезе булды һәм булачак, республика якындагы 30 ел дәвамында 32 млн. т дәрәҗәсен саклаячак.
Быел республика нефть чыгару урыннарын эшкәртә башлауга 70 ел һәм ТРның нефть башкаласы - Әлмәткә 60 ел булуын билгеләп үтә, дип искәртте ТР Президенты. Аның сүзләренчә, “Татнефть” – республиканың беренче номерлы компаниясе –традицияләрне лаеклы рәвештә дәвам итә, беренче юл салган нефтьчеләрнең уңышларын арттыра.
Җыелыш компаниянең еллык хисабын раслады һәм 2011 нче ел нәтиҗәләре буенча чиста керемнең 30 процентын, яки якынча 20 млрд. сумны дивидендлар түләргә юнәлдерергә карар кабул итте. Дивидендлар 2 ай дәвамында түләнәчәк. Компаниянең аудиторы дип, “Энерджи Консалтинг/аудит” ЯАҖ расланган.