Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципалитетлар белән видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Очрашу барышында муниципалитетлар белән берлектә агымдагы елның беренче яртыеллыгында җирле бюджетларның керем өлеше үтәлеше, салымнар һәм мөлкәт өчен аренда түләве бурычларын кыскарту буенча алып барыла торган эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.