Санкцияләр шартларында бизнеска ярдәм итү турында

2022 елның 12 июле, сишәмбе

Россия Икътисади үсеш министрлыгы пилот режимында гамәлдәге 2 программаны берләштерергә мөмкинлек бирүче 1764 ташламалы кредитлау программасы кагыйдәләренә үзгәрешләр кертте: Россия Банкын һәм МСП Корпорациясен кредитлауны стимуллаштыру программасын («ПСК» программасы) һәм 1764 ташламалы кредитлау программасын.

Программаларны берләштерү эшкуарлар өчен кредитлар буенча ставкаларны уртача һәм кече компанияләр өчен 6,5 %ка кадәр киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Берләштерелгән программа операторы булып МСП Корпорациясе чыгыш ясаячак. Шартларга караганда, кредитлар инвестиция максатларына гына биреләчәк: микропредприятиеләр өчен - 200 млн сумга кадәр, кече предприятиеләр өчен - 500 млн сумга кадәр һәм урта предприятиеләр өчен 1 млрд сумга кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International