Язгы сессия чорында республика бакчачылары өчен дәүләт ярдәме чараларын беркетүче закон кабул ителде

2022 елның 15 июле, җомга

Язгы сессия чорында республика бакчачылары өчен дәүләт ярдәме чараларын беркетүче закон кабул ителде. Бүгенге көндә Татарстанда коммерциягә карамаган 1383 бакча ширкәте исәпләнә. Татарстан Республикасы бюджетында 2022 елга бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренең инфраструктурасын үстерү һәм карап тоту чараларына 550 млн. сум күләмендә акча каралган. Сүз бакчачылык ширкәтләре чикләренә кадәр керү юлларын, су белән тәэмин итү системаларын, каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару мәйданчыкларын, электр челтәрләре объектларын капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү турында бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International