Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында бүген муниципалитетлар белән видеоконференция режимында традицион киңәшмә узды.
Очрашу барышында муниципалитетлар белән берлектә салымнар һәм мөлкәт өчен аренда түләве бурычларын кыскарту һәм җир кишәрлекләре буенча алып барыла торган эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.