Радик Гайзатуллин: "Агымдагы елда барлык дәрәҗәдәге бюджетларның керем өлеше уңышлы үтәлә"

2022 елның 26 июле, сишәмбе

2022 елның 1 яртыеллыгында республиканың консолидацияләнгән бюджетына 230,5 млрд. сум мобилизацияләнгән. Берләштерелгән бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәре 207,3 млрд. сум күләмендә кергән. Республика бюджеты үз керемнәре буенча 181,5 сумга, җирле бюджетлар - 25,8 млрд. сумга үтәлде.

Бу саннарны үз докладында Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатуллин республиканың финанс, казначылык һәм салым органнарының 2022 елның 1 яртыеллыгында берләштерелгән бюджетны үтәү йомгаклары буенча республика киңәшмәсендә китерде.

Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты чыгымнары 194,8 млрд. сум тәшкил итте. Республика бюджеты чыгымнары 165,8, җирле бюджетлар - 67,3 млрд. сум тәшкил иткән.

Ел башына бюджет акчаларының калган өлеше һәм 1 яртыеллыкта кергән керемнәр барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларның планлаштырылган чыгымнарын тулысынча һәм үз вакытында түләргә, тиешле күләмдә финансларга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International