2022 елның 9 августында чираттагы финанс елына һәм план чорына бюджет проектировкалары буенча Хөкүмәт комиссиясе эш төркеме утырышында министрлыклар һәм ведомстволарның 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына федераль бюджет ассигнованиеләренә өстәмә ихтыяҗ турындагы тәкъдимнәре каралды. Кергән заявкаларда ел саен 5 трлн сум тирәсе өстәмә финанслауга ихтыяҗ күрсәтелгән.
"2023-2025 елларга федераль бюджет проектын формалаштыру моңарчы күрелмәгән санкцион басым һәм тотрыклы хуҗалык элемтәләре өзелүнең принципиаль яңа икътисадый һәм финанс шартларында гамәлгә ашырыла", - дип билгеләп үтте финанслар министры Антон Силуанов. Министр билгеләп үткәнчә, план чоры федераль бюджетны баланслау өчен зур куркынычлар белән характерлана. "Ил алдында яңа бурычлар тора, һәм безгә бюджет сәясәтен әлеге өстенлекләрне үтәүгә йөз тотарга кирәк. Бер яктан, финанс тотрыклылыгына нигезләнгән макроикътисадый тотрыклылыкны бозмаска кирәк. Икенче яктан, барлык алынган йөкләмәләрне үтәргә һәм икътисадта һәм социаль өлкәдә билгеләнгән максатларны үтәүне тәэмин итәргә», - диде Антон Силуанов. Министр үз чыгышында хәзерге шартларда федераль бюджет параметрларын формалаштырганда баланслы алым тәэмин ителүенә игътибар юнәлтте. Мондый алым ФНБ акчаларын вакытлыча куллануны, керем чыганакларын мобилизацияләүне күздә тота.