Татарстан Республикасы эшкуарлары һәм үзмәшгульләре «Минем субсидияләр" республика суперсервисында онлайн микрозайм алу өчен гариза бирә алалар.
Электрон рәвештә финанс ярдәме алу өчен гаризаларны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү Фонды кабул итә.
Хәзер фонд портфелендә еллык 0,1 проценттан 5,5 процентка кадәр процент ставкасы белән 6 микрофинанс продукты бар. Микрозаймнар эшкуарлык эшчәнлегенең барлык өлкәләрен – социаль эшкуарларны, экспортерларны, үзмәшгульләрне, фермерларны, җитештерү предприятиеләрен һәм башкаларны колачлый.
Ташламалы микрофинанслау кече компанияләргә, микробизнеска һәм үзмәшгульләргә ташламалы ставка буенча өч елдан да артык булмаган срокка 5 млн сумга кадәр акча алырга мөмкинлек бирә. Ярдәм «Кече бизнес һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
«Минем субсидияләр» суперсервисы һәм шул ук исемдәге мобиль кушымта финанс ярдәме алу турында бөтен актуаль мәгълүматны – гариза бирү срокларыннан алып норматив базага кадәр үз эченә ала. «Минем субсидияләр» суперсервисы ул – Татарстан Республикасында бизнеска күрсәтелә торган барлык ярдәм чараларының маркетингы. Сервистан кулланганда, үзең бару кирәклеге юк, ул эшкуарлар өчен ярдәм алу вакытын киметә, процедураларны мөмкин кадәр ачык һәм уңайлы итеп башкара.
Финанс ярдәме мәсьәләләре һәм бизнес өчен гамәлдәге башка чаралар һәм хезмәтләр буенча консультацияне түбәндәге элемтә каналлары буенча алырга мөмкин:
«Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясенә +7 (843) 524-90-90;
• Бизнес өчен КФҮ гә (Казань ш., Петербург ур., 28, 1 кат).
ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының төбәк вәкилләренә (элемтә өчен мәгълүмат сайтның «Минем бизнес» Үзәге бүлегендә).