КУЭ Корпорациясе кече һәм урта бизнес өчен төбәк гарантия оешмалары рейтингын төзеде.Алар 24 күрсәткеч буенча бәяләнде: 10 ысы – «Нәтиҗәлелек» блогында һәм 14 е – «Финанс тотрыклылыгы» блогында. Владимир, Новосибирск һәм Әстерхан өлкәләре, Байкал арты крае, Иваново һәм Кострома өлкәләре, шулай ук Чувашия, Коми, Удмуртия һәм Татарстан республикалары вәкилләре аеруча нәтиҗәлелек күрсәтте. Аларга югары Е+ рангы бирелде.
Нәтиҗәлелекнең аз күрсәткечләре булган региональ гарантия оешмалары исемлегенә Калмыкия һәм Ингушетия Республикалары, Красноярск крае, Алтай Республикасы, Ненец автоном округы, Еврей автономияле, Киров, Чиләбе, Түбән Новгород һәм Мурманск өлкәләре вәкилләре керде. Алар NE минималь рейтингын алды.
«Әлеге Төбәк гарантия оешмалары капиталлары җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләми, бу, үз чиратында, төбәктә бизнес өчен гарантия ярдәме күләмнәренең кимүенә тәэсир итә, дип әйтергә була. Шул ук вакытта Төбәк гарантия оешмаларының төп бурычы – эшмәкәрләргә, кредитлар алуны гадиләштереп һәм арзанайтып, ярдәм итүгә дәүләт акчаларын бүлү. Без артта калучыларга «хаталар өстендә эш» алып барырга ярдәм итәчәкбез, моның өчен аларга үз һәм «зонтиклы» җаваплылыкны берләштерү программасында активрак катнашырга тәкъдим итәбез. Бу бирелгән гарантияләрнең күләмен якынча өч тапкыр арттырырга һәм эшмәкәрләрнең кредитлар буенча йөкләмәләрен гомуми кагыйдәләр кысаларында – 70 % ка кадәр, ә яңа эш башлаучы һәм яшь эшкуарлар өчен 90 % ка кадәр капларга мөмкинлек бирәчәк. Без шулай ук җирле хакимиятләр белән тыгызрак хезмәттәшлек итәргә, шул исәптән РГО поручительлеге һәм «зонтиклы» йөкләмәләр өчен ташламалы шартларда акча җәлеп итә алырлык өстенлекле тармакларны бергәләп билгеләргә тәкъдим итәбез», – диде Александр Исаевич.
«Нәтиҗәлелек» блогында РГО поручительлекләре портфеленең капиталга мөнәсәбәте, төбәк гарантия оешмасы поручительлекләре тарафыннан кече һәм урта бизнесны каплау, поручительлекләр портфеле буенча акчалата чагылышта базарның өлеше, гарантиядән тыш башка эшчәнлек төрләре булмау һ. б. күрсәткечләр исәпкә алына.
Исегезгә төшерәбез, быелдан башлап төбәк гарантия оешмаларына финанс ярдәме бирелгән рангны исәпкә алып гамәлгә ашырыла. Ранг билгеләүне ел саен Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы раслаган методика буенча КУЭ Корпорациясе үткәрә. Ул мәҗбүри аудитка тиешле рәсми финанс (бухгалтерия) хисаплылыгы анализына нигезләнә. Корпорация идарәсе тарафыннан расланган 2021 ел нәтиҗәләре 2022 елда субсидия бүлгәндә исәпкә алу өчен профильле министрлыкка җибәреләчәк.